Район-шәһәр Мәдәният сараенда район үзәк хастаханәсенең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хастаханә коллективын һәм бу тармакта озак еллар эшләгән һәм бүген лаеклы ялда булган ветераннарны котлады, аларның һәрберсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.