Чистай үзәк район хастаханәсенең Югары Кондрата ФАПы яңа җиһазлар белән җиһазландырылган

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Чистай районы Югары Кондрата авылының фельдшер-акушерлык пунктына яңа җиһазлар килде. Искәртеп узабыз, медицина учреждениесе агымдагы елның җәендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелде.

Фельдшер-акушерлык пунктын төзү һәм җиһазландыру бик тиз барды: модуль каркасы монтажлана, эчке бүлгеләр, пластик тәрәзәләр һәм яңа ишекләр урнаштырыла, идәнгә плитка җәелә. Шуннан соң төзүчеләр бизәү эшләренә кереште, параллель рәвештә электр монтажлау эшләре дә барды. Шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен керү урынында пандус урнаштырылды.

Хәзерге вакытта медицина учреждениесенә яңа җиһазлар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International