Казанда Күкрәк сәламәтлеге атналыгы

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр "Дальше" фонды онкопациентларга ярдәм итүнең төбәкара автоном коммерциячел булмаган оешмасы "Без бергә - Мы вместе" белән бергә үз сәламәтлекләре турында кайгыртучы Казан халкын башкаланың Павлюхин урамындагы 91 нче йортта урнашкан мобиль профилактика кабинетларына чакыра.

"ТР ССМ проф. М.З. Сигал исемендәге РКОД" ДАССУ тәҗрибәле белгечләре барлык теләүчеләр өчен күкрәк сәламәтлеге һәм профилактикасы мәсьәләләре буенча бушлай шәхси консультацияләр үткәрәчәк. Акциянең беренче өч сәгатендә 2 октябрьдә Казанда 38 хатын-кыз профилактика кабинасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International