Тәтеш үзәк район хастаханәсе яңа кадрлар белән тулылануын дәвам итә

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Тәтеш район үзәк хастаханәсендә яңа участок табибы-терапевты. "Земский доктор" программасы буенча медицина учреждениесенә Динара Хәбибуллина эшкә урнашкан.

Динара Руслановна 2020 елда Киров дәүләт медицина университетын отличие белән тәмамлый. Уку чорында терапия бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшли.

Казанга күченгәннән соң бер ел 10 нчы шәһәр поликлиникасында эшли. 2023 елда КФУда дерматовенерология белгечлеге буенча ординатураны тәмамлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International