Табиб ял итүчеләргә стресс белән көрәшү ысуллары турында сөйләде

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Төрле авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан табиб-психотерапевт, Татарстан Республикасының атказанган табибы - Гөлфия Гаянова «Крутушка» сәламәтләндерү лагеренда булды.

Ул стресска яраклашу, үз хисләреңне ничек идарә итү, көчле шәхес сыйфатларын активлаштыру, ышанычны арттыру турында сөйләде, шулай ук борчылуны һәм стресс халәтен бетерүгә ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте.

Моннан тыш, табиб депрессиянең сәбәпләре һәм симптомнары, депрессиядән мөстәкыйль рәвештә һәм табиблар ярдәмендә чыгу юллары турында сөйләде. Стрессны кисәтү өчен, табиб тыңлаучыларга яраткан эш/хобби белән шөгыльләнергә һәм буш вакытларын якыннары һәм күңелле кешеләр белән уңайлы атмосферада үткәрергә киңәш итә.

Чараның гамәли өлеше игътибарны яхшыртуга һәм үзен тискәре фикерләрдән саклауга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International