Сәламәтлек саклау министрлыгында Дәүләт Думасы депутаты катнашында йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышалар

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау Министрлыгында «Идел буе федераль округы территориясендә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү системасын камилләштерү, ВИМИСны гамәлгә ашыру» фәнни-гамәли конференция уза.

Чараның инициаторы - РФ Дәүләт думасы. Оештыручылар - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының В.А. Алмазов исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Бу илнең барлык федераль округларын үз эченә алган циклның җиденче конференциясе. Чаралар Ставрополь, Владивосток, Санкт-Петербург, Дондагы Ростов, Иркутск һәм Екатеринбургта узды. Соңгы конференция Мәскәүдә узачак.

Казанда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» федераль проекты кысаларында медицина ярдәме күрсәтүне һәм дару белән тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләре тикшерелә.

Аерым алганда, сүз кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлемне киметү технологияләре, цифрлы регистрлар системасын булдыру, төбәк программаларының яңа мөмкинлекләре һәм теманың башка мөһим аспектлары турында барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International