К.Ш. Зыятдинов исемендәге 18нче шәһәр үзәк клиник хастаханәдә ветераннары белән очрашу узды.
Өлкәннәр көненә багышланган чара ремонттан соң ачылган конференцияләр залында үтте.
Кунакларны хастаханәнең баш табибы Ринат Җәләлетдинов сәламләде. Баш табиб ветераннарга нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде.
Бәйрәм очрашуын татар эстрадасы йолдызлары Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Алсу Әбелханова, Илсаф һәм башка артистлар дәвам итте.
Коллектив үз ветераннарын бик кадерли һәм аларга һәрвакыт шат, аларны һәрвакыт җылы елмаю белән каршы ала.