Саба үзәк район хастаханәсендә яңа заманча диагностика җиһазлары монтажлана. «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча РКТ рентген спиральле компьютер томографы килгән.
Хәзерге вакытта белгечләр эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен алып бара. Шуннан соң персоналны укыту башланачак. Яңа җиһазлар диагностика мөмкинлекләрен киңәйтә һәм диагностика вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирә.