Яңа цифрлы маммограф Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсенең 9нчы поликлиникасында куелды. Аппаратны монтажлау тәмамланган, белгечләрне укыту үткәрелә, ноябрьгә тест режимында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Югары технологияле медицина җиһазлары сатып алуга 10 000 000 сумнан артык акча Сәламәтлек саклау милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча бүлеп бирелгән.