Яр Чаллы госпиталенә федераль һәм республика программалары кысаларында яңа җиһазлар килде

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталендә стационарны өлешчә капиталь ремонтлау һәм федераль һәм республика проектлары кысаларында җиһазландыру дәвам итә.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында зур эш башкарылды. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча госпитальнең амбулатор кабул итү бинасында яңа рентгенодиагностика кабинетын әзерләү буенча эшләр алып барыла. Аннары монда яңа стационар рентген-аппарат урнаштырылачак. Һәм шулай ук бер стационар УЗИ-аппарат та килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International