Кама Тамагы районындагы ФАП Татарстанда беренче һәм Россиядә беренчеләрдән булып социаль объектларны догазификация программасы буенча газга тоташтырылган

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

2021 елдан Россиядә догазификация буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла, аның буенча газ ил халкының җир участоклары чикләренә гражданнар акчасын җәлеп итмичә китерелә.

Узган елның октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин социаль объектларга - мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә догазификацияне киңәйтү инициативасы белән чыккан.

Әлеге программа буенча беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Кирел авылының фельдшер-акушерлык пунктына табигый газ килде.

Бүгеннән башлап ул экологик, экономияле һәм арзан ягулык белән эшләячәк.

Әлеге мөһим вакыйга белән котларга авылга Казаннан хөрмәтле кунаклар килде: Камалтынов Юрий Зимелевич, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары; «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Усманов Рөстәм Ринат улы; ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатихов Илдар Разин улы.

Илдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә: "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү - өстенлекле бурычларының берсе. Ел саен Татарстан районнарында федераль һәм республика программалары кысаларында 50гә якын яңа ФАП төзелә. Инфраструктура, шул исәптән газ инфраструктурасы, пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудыру өчен бик мөһим. Социаль газлаштыру программасы ярдәмендә бездә күбрәк мөмкинлекләр барлыкка килә!"

Тантаналы чарада Кама Тамагы районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, үзәк район хастаханәсе баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы, газ участогы җитәкчесе Өлфәтов Руслан Ашурали улы, газ хезмәте хезмәткәрләре, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре, журналистлар, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре һәм җирле халык катнашты.

Социаль объектларны газлаштыруга гаризалар 2023 елның 1 мартында кабул ителә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International