Казанның 7нче хастаханәнең 1нче поликлиникасында рентгенографияне яңа аппаратта үткәрә башладылар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Казан шәһәренең «М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» 1 нче поликлиника бүлегенә рентгенография өчен яңа рентген стационар аппарат (цифрлы рентген диагностика комплексы «РЕНЕКС-РЦ») килде. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

Рентгенографияне үтүгә быелның 9 октябреннән поликлиниканың юлламасы белән пациентларны кабул итә башладылар. Белгечләр көн саен 40тан 60ка кадәр кешене кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International