Азнакай үзәк район хастаханәсендә яңа компьютер томографы монтажлана. Заманча җиһазлар «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы акчасына сатып алынган.
Шундый ук томографны хәзерге вакытта Саба үзәк район хастаханәсендә монтажлыйлар.
Быел барлыгы 4 томограф сатып алынган. Тагын икесе ел ахырына кадәр Нурлат һәм Сарман үзәк район хастаханәләренә керәчәк.