Стоматология хезмәте өчен яңа мөмкинлекләр

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә стоматология хезмәтен көткән үзгәрешләр турында сөйләделәр. ТР ССМ Республика стоматология поликлиникасы (РСП) яңа бинага күчә. Казан, Бутлеров урамы, 16 адресы буенча урнашкан иске учреждение бинасы заманча таләпләргә туры килми. Файдалануга тапшырылганнан бирле (корпуслар 1975 һәм 1986 елларда төзелгән) монда капиталь ремонт һәм коммуникацияләрне яңарту үткәрелмәгән.

РСП КФУның медицина-санитар өлешендәге күп функцияле стоматология поликлиникасы базасында урнаштырылачак, ул Казан, Копылов урамы, 4а адресы буенча урнашкан.

2021-2023 елларда биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Яңартылган поликлиникада заманча югары технологияле җиһазлар бар, җиһазландыруга инвестицияләр күләме 250 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International