Мастер-классны Тукай РҮХнең Кувада ФАП мөдире фельдшер Миләүшә Фәрдиева оештырды. Бөтендөнья Чиста куллар көне 15 октябрьдә билгеләп үтелә һәм ул 2008 елдан бирле үткәрелә!
Бөтендөнья Чиста куллар көненең төп максаты - балалар һәм өлкәннәрне гадәтләрне үзгәртүдә катнашуга җәлеп итү һәм сабын кулланып кулларны су белән юу кискен сулыш юлларын авыруларын кисәтә, йогышлы авырулар йогышлану дәрәҗәсен киметә, башка күп кенә авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итә.
Кулларны сабын белән юу кебек гади процедура кискен эчәк инфекцияләре белән авыручылар санын 40% ка, ә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санын 25% ка киметергә мөмкин булыр иде. Гастрит һәм ашказаны җәрәхәтләре китереп чыгара торган - хелибактер-пилори бактерияләре - шулай ук пычрак куллар аша йога.
Холера, дизентерия, гепатит А, ботулизм, сальмонеллез, вируслы пневмония, конъюнктивит, гельминтоз һәм төрле гөмбәчек авырулары күптән инде пычрак кул авырулары дип санала.
Чисталык - сәламәтлек нигезе!