Балалар табигый-фәнни профильле 10Б сыйныфта укый. Аларның күбесе киләчәктә табиб булырга хыяллана, шуңа күрә алар барысы да ак халатлар атмосферасына рәхәтләнеп чума. Баш шәфкать туташы Евгения Юдина беренче чиратта укучыларны ашыгыч медицина үзәгенең кабул итү-диагностика бүлеге белән таныштырды.
Балалар пациентлар агымының ничек бүленүен белде, диагностика хезмәтләре табибларының нинди заманча җиһазларда эшләвен карады. Укучыларга шокка каршы реанимация, магнит-резонанс томографы, УЗИ кабинетлары һәм эндоскопия тикшеренүләре күрсәтелде.
Шуннан соң, балалар 2 нче поликлиникага юл тотты. Мөдир Руслан Муллин укучыларга поликлиникада пациентларны ничек кабул итүләре турында сөйләде, аларны регистратура эше белән таныштырды, ашыгыч ярдәм кабинетын күрсәтте. Экскурсия медицина реабилитациясе бүлегендә тәмамланды.
Мәктәп укучылары сораулар бирде, җиһазларны фотога төшерде, гомумән, күргәннәре белән кызыксынды. Табиблар балаларга хыяллары тормышка ашсын өчен яхшы укулар теләде.