2023 елның 16-18 октябрендә «Добрый» балалар сәламәтләндерү лагере базасында 1.0 волонтер-медик региональ мәктәбе уза. Әлеге чараның төп максаты - волонтер-медикларны Волонтер-медик мәктәбенең интерактив-белем бирү дәресләренә җәлеп итү аша сәламәтлек саклау өлкәсендә ирекле эшчәнлектә системалы катнашуга этәрү.
Рәсми ачылыш кичә узды. Ачылышта:
Фатихов Илдар Разин улы-ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары;
Шулаев Алексей Владимирович - Казан медицина көллияте директоры вазыйфаларын башкаручы;
Шәрәфетдинов Илнур Хәсәнович - Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы;
Мөбарәкшин Айрат Илдус улы - "Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге " коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры;
Доронина Алла Игоревна - Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең әйдәп баручы белгеч-эксперты;
Мөбарәкшина Анна Вячеславовна - Казан медицина көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, «Волонтер-медиклар» координаторы - катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2015 елда Казан дәүләт медицина университеты активистлары тарафыннан оештырылган «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге ТР территориясендә 3900 кешене берләштерә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур ирекле оешмаларның берсе булып тора.