Бүген, 17 октябрьдә, Россиядә участок терапевты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә аларга беренче чиратта без барыбыз да нинди дә булса авырулар булганда мөрәҗәгать итәбез. Алар киң профильле табиблар, алар өчен пациентларны көндәлек кабул итү эш кенә түгел - халык сәламәтлеген саклауда җаваплы хезмәт ул.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе поликлиникалары челтәрендә-72 терапия участогы. Аларда бик яхшы белгечләр, үз эшенең профессионаллары эшли. Бу көнне баш табиб Рамил Рафиз улы Мөхәммәтдинов җитәкчелегендә хастаханә коллективы һөнәри бәйрәм белән котлый!

.jpeg)