Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры «Музыка белән дәвалау» циклының яңа сезонын ачты. ТР ДСО музыкантлары Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең онкогематология бүлегендә чыгыш ясады.
Концертка БРКХның кечкенә пациентлары, әти-әниләре, табиблар һәм волонтерлар чакырылган иде. Шулай итеп, музыкантлар авыр авыру балаларны дәвалауның озак һәм авыр процессына үз өлешләрен кертергә тырыша: аларга кыска вакытка булса да авыртуны онытырга ярдәм итә.