Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Медицина оешмаларында остазлар мәктәбе» темасына түгәрәк өстәл узды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан медицина көллияте директоры вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе рәисе Алексей Шулаев, министрлык, медицина оешмалары, уку йортлары вәкилләре катнашты.
Очрашуда медицина оешмаларында остазлык, медицина югары уку йортлары, колледжлар һәм училищелар студентларының производство практикасы кысаларында волонтерлык эшчәнлеге турында сүз барды, медицина оешмаларында волонтерлык ярдәменең уңай тәҗрибәсе, волонтер-медикларның һәм медицина персоналының үзәк район хастаханәсендә үзара эшчәнлеге турында фикер алыштылар.