19 һәм 20 октябрьдә заманча эндокринология проблемалары белән кызыксынучы барлык белгечләр өчен мөһим вакыйга – II Казан эндокринология форумы булды. Форум гомумроссия һәм төбәк дәрәҗәсендәге әйдәп баручы экспертлар белән шәхси аралашу мөмкинлеге бирде.
Эндокрин бозылуларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау мәсьәләләре иң социаль әһәмиятле авырулар буларак традицион рәвештә клиник практика проблемалары арасында мөһим урын алып тора.