Волонтерлар Мамадыш стационарында яткан балаларны агачтан брошкалар ясарга өйрәтте

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә волонтерлар булды. Көлү һәм шатлык, кайвакыт хәтта елмаю дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра ала һәм бала хастаханәдә ятканда аның өчен уңай эмоциональ кәефне сакларга ярдәм итә!

"ArtВитамин" проекты кысаларында «Квантум» балалар иҗаты үзәге педагоглары Нартдинова Раилә Әсгать кызы һәм Рәхимова Ләйсән Фәргать кызы Мамадыш үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге пациентлары белән очрашу оештыруда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International