Беренчел звеноны модернизацияләү: берьюлы 3 берәмлек диагностика җиһазы 11 нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасына килгән

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Казанның 11нче Шәһәр хастаханәсе поликлиникасына 3 яңа заманча диагностик аппарат килде, алар табибларга төрле авыруларны иртә стадияләрдә уңышлы ачыкларга һәм дәваларга мөмкинлек бирә. Җиһазлар "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча килде.

Үпкә флюорографиясе өчен цифрлы рентген аппараты  ФЦ «Протон» яман шеш яки туберкулезны иртә стадиядә ачыклый.
Р-500 Маммоскрин цифрлы рентген маммографы сөт бизләренең патологиясен ачыклый һәм диагностикалый.
Цифрлы диагностик рентген комплексы «Ренекс — РЦ» үпкә, сөяк, йомшак тукыма, эчке органнарны тикшерү өчен кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International