Тиздән Мөслимдә милли проект буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Азнакай районы Мөслим авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алдан финанслау кысаларында яңа ФАП төзелде.

Аның нигезе быел июнь аенда салынган, 30 июльгә стеналары күтәрелеп, түбәсе капланган. Август дәвамында эшләр дәвам итә, су белән тәэмин итү линияләре үткәрелә. Яңа медпунктка яңа җиһазлар сатып алынган һәм медицина җиһазлары китерелгән. Хәзер электр линиясе, интернет-элемтә үткәрү буенча эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International