Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Күвәйт бизнес-берләшмәсе вәкиле ведомство җитәкчелеге белән очрашты.
Бу көннәрдә республикабызга Күвәйттан ясалма интеллект, күчемсез милек, фармакология һәм инвестицияләр өлкәсендә берничә бизнес-проектка нигез салучы һәм оештыручы Мөхәммәт Әл-Сабах килде. Бүген ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин җитәкчелегендәге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Яклар эшлекле хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.