Татарстан совхозы бистәсендәге Тукай үзәк район хастаханәсе — табиблык амбулаториясе бүлекчәсен капиталь ремонтлау төгәлләнә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында алып барыла.
"Татарстан" совхозы табиблар амбулаториясен капиталь ремонтлау барышында барлык инженер коммуникацияләрен, техник узелларны алыштыру буенча төзелеш-монтаж эшләре башкарылды, яңа пластик тәрәзәләр һәм ишекләр куелды.
1 нче катта поликлиника булачак, ә амбулаториянең 2 нче катында көндезге стационар урнаштырылачак.
Ремонтланган табиблык амбулаториясен ачу 2023 елның 1 декабрендә планлаштырыла.