Гастрономия статусын алган фестивальдә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе һәм Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсе командалары җыелды. 7 команда төрле милләт вәкилләрен тәкъдим итте. Үзләренең кулинар ризыкларын ачык һавада татарлар, руслар, удмуртлар, башкортлар, Дагестан һәм Урта Азия җыелма командалары әзерләгән. Сигезенче команда булып Түбән Кама сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы тәкъдим иткән интернациональ җыелма командасы тора.