Белгечләр молекуляр иммунология һәм аллергология буенча конгресска чакырылалар

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

23-24 ноябрьдә Мәскәүдә IMAC-2023 Халыкара молекуляр иммунология һәм аллергология буенча конгресс узачак.

Конгрессның төп максаты – белгечләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, төрле аллергия авырулары, сулыш органнары һәм иммун системасы авырулары булган пациентларны диагностикалау һәм терапия сыйфатын арттыру.

Конгресс Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мегагранты ярдәме белән үткәрелә. Конгрессның фәнни оештыручысы булып Россия аллергологлар һәм клиник иммунологлар ассоциациясе (РААКИ) тора.

Катнашу өчен конгресс сайтында теркәлергә кирәк: https://imac-congress.medtouch.org/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International