Казан сугыш ветераннары госпиталендә 103 яшьлек пациент пневмониядән савыккан

2023 елның 24 ноябре, җомга

Мариам Надершина хастаханәгә 13 ноябрьдә эләгә, аны ашыгыч медицина ярдәме бригадасы китерә.

"Зарланулар, анамнез мәгълүматлары һәм лаборатория тикшеренүләре нигезендә "уртача авырлыктагы ике яклы хастаханәдән тыш пневмония" диагнозы куела. Берничә көн пациент кислород маскасы аша сулый. Алга таба кислород аппаратлары ярдәменә мохтаҗ булмый", - дип сөйләде госпиталь табибы Миләүшә Фазлыева.

Антибактериаль терапия ярдәмендә хатын-кыз әкренләп палатада йөри ала башлый, коридорга чыга һәм хастаханә территориясендә туганнары белән күрешә ала. Кичә аны өйгә җибәргәннәр.

2020 елда Мариам Хузеевнаны Республика клиник инфекцион хастаханәсендә коронавирустан коткаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International