Әтнә үзәк район хастаханәсенең Чембулат авылында ФАП ачылуга әзерләнә. Модульле бина быел «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
ФАПның модульле бинасы тулысынча төзелеп беткән, коммуникацияләр тоташтырылган, җиһазлар кертелгән.
ФАП фельдшеры Әхмәтшина Миләүшә яңа бинада эш башлануын түземсезлек белән көтә.
"Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты ярдәмендә Чембулат һәм Мамыш авыллары халкы яңа заманча ФАПта медицина ярдәме ала алачак. 205 кеше беркетелгән, алар арасында 42 бала бар.