Узган атнада «Милли медицина тикшеренү үзәкләре челтәрен үстерү һәм инновацион медицина технологияләрен кертү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсе базасында оештыру-методик ярдәмне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты вәкилләре башкарды.
Белгечләр тәҗрибә белән уртаклаштылар, махсус медицина ярдәмен вакытында күрсәтүгә, клиник киңәшләрне үтәүгә, медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.