БРКХдә инструменталь музыка концерты

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

«Гаилә бергә» хәйрия фонды Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендәге гаилә йортында Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы студентлары белән берлектә инструменталь музыканың танышу-күңел ачу концертын уздырды.

Концерт тамашачылары, Балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балалар һәм аларның әти-әниләре зур кызыксыну һәм яшерен булмаган эмоцияләр белән тере музыка концертын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International