Һөнәри осталык буенча чемпионат: Татарстанга беренче алтынны Айгөл Гарипова китерде

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Казан медицина көллияте укытучысы, М.Н. Садыйков исемендәге Шәһәр клиник хастаханәсе № 7 шәфкать туташы Айгөл Гарипова «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатының «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә беренче булды.

Чемпионат финалы 24 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә ачыла.

Профессионаллар – иң массакүләм һәм ихтыяҗлы компетенцияләр буенча һөнәри күнекмәләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән ярышлар.

Татарстанны шулай ук Казан медицина көллияте студенты Илвина Галиәскарова тәкъдим итә. Ахыргы нәтиҗәләрне көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International