Табиб-офтальмологлар Рифат Җамалиев һәм Анна Мазынская ашыгыч ярдәм күрсәттеләр һәм катлаулы операция үткәрделәр.
Яшь кеше үзе сөйләгәнчә, ату очраклы рәвештә пневматик пистолеттан якын арадан ясалган. Ул нәрсә булганын шунда ук аңламады. Һәм хәтта көчле авырту кичерсә дә, берничә сәгатьтән соң гына хастаханәгә мөрәҗәгать итә.
"Пациент иртә белән авыр күз контузиясе белән килде. Хәл югары басым белән катлауланды. Без аны тотрыклыландырдык, компьютер томографиясе үткәрдек, чит тәннең локализациясен билгеләдек – пуля дип фаразладык һәм операциягә әзерләнә башладык», – дип сөйләде Анна Мазынская.
Операция сәгать ярым дәвам итә. Чаллы кешесе күзнең эчке тышчаларына зыян китергән, үтеп керүче авыр яра ала. Табиб-офтальмологлар ювелир эш башкарганнар: пуляны керү тишеге аша чыгарганнар.