Бүген, 28 ноябрьдә, СПИД үзәге белгечләре Казан сәүдә-икътисад техникумының 3 курс студентлары өчен «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау» акциясен үткәрде.
Балалар үзләрен һәм якыннарын ВИЧтан ничек сакларга кирәклеген белделәр. Студентлар өчен лекцияне профилактика бүлеге табиб-эпидемиологы Айгөл Миңнегалиева үткәрде.
190 кеше лекциядә катнашты, 62 студент үзләренең ВИЧ статусын белде һәм табиб-эпидемиолог Камилла Юзеева консультациясен алды. Экспресс-тестлауны фельдшер-лаборант Айгөл Миңнебаева үткәрде.