Һөнәри осталык буенча чемпионатның алтын медален медицина көллияте студенты яулады

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

"Профессионаллар " һөнәри осталык буенча чемпионат финалында "Медицина һәм социаль карау" компетенциясендә икенче алтын. Аны шулай ук Татарстан вәкиле – Казан медицина көллияте студенты Эльвина Радиковна Галиаскарова алды.

Кичә беренче урынны «Казан медицина көллияте» ДАПББУ укытучысы, М.Н. Садыйков исемендәге Шәһәр клиник хастаханәсе № 7 шәфкать туташы Гарипова Айгөл Илдус кызы алды (корпоратив лига).

Казан медицина көллияте укытучысы Наталья Викторовна Романова тим-лидер, психолог һәм ярдәмче булды.

Баш эксперт – Бурханова Елена Валериевна, «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе менеджеры, «Казан медицина көллияте» ДАПББУ укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International