Күп балалы әниләргә рәхмәт хатлары

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев 4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Барлык Рәхмәт хатлары РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балалык мәсьәләләре комитеты рәисе, «Россия өмете» Бөтенроссия хатын-кызлар хәрәкәте рәисе Останина Нина Александровна имзасы белән. Дәүләт Думасы Рәисе Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе әниләренә һәрвакыт иң хөрмәтле һәм әһәмиятле булган бөек ана хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International