Тукай районы Кувады авылы фельдшеры Фадиева Миләүшә узган ял көннәрендә Тукай районы мәчетләре укытучыларын һәм имам-хатыйбларны Арчага экскурсиягә озатып йөрде.
Быел шәһәр "Татарстанның мәдәни башкаласы 2023" республика конкурсында гран-при иясе булды.
Арча районына экскурсияне Тукай районы имам мөхтәсибе оештырды. Сәфәрдә 40тан артык кеше катнашты.