Хоккей матчы вакытында 90нан артык кеше ВИЧ-тест узды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Масштаблы профилактика акциясе Әлмәт районының "Юбилейный" спорт сараенда узды. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында, СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге, "Яңа гасыр" коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы белгечләре ВИЧ-инфекциягә тамашачыларны һәм Нефтче - Урал аръягы хоккей матчы җанатарларын экспресс-тестлау өчен мобиль мәйданчык ачтылар, акциядә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Әлмәт медицина көллияте студентлары, волонтер-медиклар профилактика буклетларын актив тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International