21нче поликлиникага Казахстан делегациясе килде

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Чит ил коллегалары Казан медицина көллияте базасында уза торган «Нейрохирургия һәм травматологиядә реабилитация» циклында квалификация күтәрү өчен Татарстан башкаласына килделәр.

Цикл кысаларында тыңлаучыларга танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан Татарстанның әйдәп баручы медицина учреждениеләренә визит оештырылды.

21 нче поликлиникада делегацияне  баш шәфкать туташы Соловьева Эльвира Исмәгыйль кызы каршы алды, ул медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Хөсәенова Маргарита Александровна белән берлектә профильле бүлек буенча экскурсия үткәрде һәм аның эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International