2024 елга Сәламәтлек саклау министрлыгының бурычлары өчен 6 декабрьгә кадәр тавыш бирергә өлгерегез

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «Халыкны сораштыру» сервисында 2024 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү дәвам итә https://open.tatarstan.ru/polls/.

Шулай ук «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Республика халкы проект экспертлары төзегән тәкъдимнәрне сайлап кына калмый, үз вариантын да тәкъдим итә ала. Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр декабрьдә гражданнар белән бергә Министрлык карамагындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында каралачак. Нәтиҗәдә, 2024 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5-7 өстенлекле максаты билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International