1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

2023 елның 1 декабре, җомга

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне һәрвакыт билгеле бер темага багышлана. 2023 ел девизы:  лидерлык  – җәмгыятьләргә.
Бүген Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне җәмәгать казанышларын билгеләү көненнән күбрәк. Бу җәмгыятьләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә торган гамәлләргә чакыру.

"Лидерлык –җәмгыятьләргә" девизы 1 декабрьдә генә яңгырамаячак. Ул быел ноябрьдә башланган чараларның девизы булды. Бу тема Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне дөньякүләм масштабта куйган бурычларның үсә барган исемлеген тулыландыра. Беренче тапкыр 1988 елда узган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне глобаль сәламәтлек саклау темасына беренче халыкара көн булды.

«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ белгечләре, шул исәптән Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендәге филиаллар Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында видеолекторийлар акцияләре, белем бирү учреждениеләрендә һәм хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест оештыру һәм белгечләргә консультация бирү белән интерактив чаралар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International