Яшел Үзәндә медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрү турында фикер алыштылар

2023 елның 1 декабре, җомга

Медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, онкология авыруларын иртәрәк ачыклау һәм халыкның алкоголизмын киметү: кискен темалар медицина хезмәткәрләренең Зеленодольск районы администрациясе белән берлектә киңәйтелгән утырышында каралды.

Киңәшмәдә катнаштылар:

-   үзәк район хастаханәсе кураторы Казан шәһәре М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Артур Марксович Делян;

- район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев;

- Татарстанның әйдәп баручы клиникаларының баш табиблары:

- Республика онкология диспансеры – Илгиз Ринат улы Хидиятов;

- Республика наркология диспансеры – Ренат Илгиз улы Уткелбаев.

Шулай ук районның авыл җирлекләре башлыклары, беренчел звено җитәкчеләре һәм ФАП мөдирләре катнашты.

Районның сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге турында Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Рафис улы Мөхәммәтдинов хәбәр итте. Республиканың әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International