Интернет челтәрендә бозлавыктан зыян күргән Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе 180 пациенты турында мәгълүмат барлыкка килү сәбәпле, Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе рәсми рәвештә бу мәгълүматны кире кага.
28 ноябрьдә БСМП травмпунктына беренчел рәвештә төрле патологияле 155 кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 60 кешесе урамда сузылу, имгәнү һәм башка шундый җәрәхәтләр алган. Хастаханәгә салу бары тик 2 пациентка гына кирәк булган.
Травмпунктка мөрәҗәгать итүнең артуы теркәлмәгән.