Бүген ВДНХның 75 нче павильонында «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Милли сәламәтлек саклау» II конгрессы эшли башлады.
РФ Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, конгресс үзебезнең сәламәтлек саклауның барлык якларын тәкъдим итүче идарәчеләрне, медицина учреждениеләренең баш табибларын һәм медицина вузлары ректорларын, тикшеренү институтлары һәм лабораторияләре, федераль һәм төбәк ведомстволары җитәкчеләрен җыйды, һәм конгресста катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.