КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә республиканың атказанган табибы, Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова ТР муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыклары өчен «Билгесезлек һәм стресс шартларында сәламәтлекне ничек сакларга» дигән темага дәрес үткәрде.
Табиб депрессиянең сәбәпләре һәм симптомнары турында сөйләде, шулай ук депрессия хәленең нәтиҗәләре йокының бозылуы, аппетитның үзгәрүе, тән сызлаулары, күңел төшенкелеге һәм башка күп нәрсәләр булырга мөмкинлеген билгеләп үтте.
Депрессия үсешен булдырмау өчен Гөлфия Баянова даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә, үзеңне уңай кәефкә көйләргә, йокларга һәм буш вакытыңны дуслар белән үткәрергә киңәш итте.