БРКХга «Бердәм Россия» партиясеннән «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия хәйрия акциясе белән килделәр. Бу уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары, хастаханәдә озак дәваланган яки авыр тормыш хәлендә калган балаларга тапшыру өчен иҗат комплектлары җыю акциясе. Бала тартмадан теләсә нинди бүләкне, уенчыкны, конструкторны яки иҗат өчен комплектны сайлый ала.