Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханә командасы 1 нче поликлиниканың көндезге стационар мөдире Фаилә Җамалетдин кызы Кашафутдинованы юбилее белән котлый.
Татарстан Республикасының атказанган табибы Түбән Кама үзәк хастаханәсендә 40 ел эшли. Хезмәттәшләре һәм пациентлары аны җаваплы һәм зыялы җитәкче буларак кына түгел, ә ярдәмчел һәм битараф булмаган белгеч буларак та беләләр. Тәҗрибәле табиб, «Призвание» премиясенә бәйгедә «Елның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүче, ТР һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары иясе Фаилә Кашафутдинова бөтен җанын яраткан эшенә багышлый.
Искиткеч шәхесне 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.