Шимбә көнне Буада республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбе узды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Чарада Идел буе федераль округының баш штаттан тыш кардиологы, профессор, медицина фәннәре докторы Альберт Галявич; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, КДМУның эчке авырулар кафедрасы доценты, Казан шәһәренең 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, м. ф. к. Зөлфия Ким; КДМУның фтизиопульмонология кафедрасы доценты, медицина фәннәр докторы Ирина Визель; КДМУның эндокринология кафедрасы доценты, м. ф. к. Татьяна Киселева чыгыш ясады.

Белгечләр йөрәк-кан тамырлары һәм башка авырулары булган пациентларны диагностикалау һәм дәвалауның төп мәсьәләләре, мондый авыруларны амбулатор этапта алып бару принциплары турында фикер алыштылар. Мәктәптә Буа, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч табиблары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International