СПИДка каршы көрәш көнендә 150 дән артык кеше ВИЧ тесты бирде

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдә Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарында СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" филиалы белгечләре ике сәүдә үзәгендә, шәһәрнең уку йортларында профилактика акцияләре үткәрделәр.

Волонтер-медиклар буклетларны актив тараттылар. Мобиль пунктларда 150дән артык кеше үз ВИЧ-статусын белә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International